"Каракош"

"Каракош"

8 нче көн Икенче йорт төсе-сыны белән беренчесеннән һич кайтыш түгел, киресенчә, кыр-басуларның бәйсез җиле сеңгәнгәме, зуррак та, калкурак та чыгачак, ярдәмгә чакырган күрше авыл чуашлары бүрәнәләрнең иң эреләрен генә сайлап ташый иде. Туйга дип җыйган шактый акча, әнә шул бүрәнә ярыкларына чумгандай, берәм-берәм югала барды. Төннәрен, ай яктысында, кулы балтадан арынып торган арада, Рәхимҗан чуашларга бурычын түләде: трактор белән аларның җирен сөрде, урманнан утын кайтарышты, тирес түкте. Батрак хәленә төшүенә гарьләнсә дә түзде, йорт, аңа яшәүдән битәр, өйләнеп, ишәер өчен кирәк иде. Аны артында эте-бете Сибгатулланың печкән тәкәсе дип күп үртәде. Күрсәтәчәк ул аларга печкән тәкәне! Ел саен җилбәзәк Бәриягә орлык тәгәрәтеп бала белән өйне тутырачак, әгәр ул, бүтән тапмыйм, дисә, көмәнен алдырырга ниятләсә, эт кебек тугыз айга чылбырга бәйләп куячак. Яратмый Рәхимҗан маңка балаларны, үлеп яратмый, потлары бер тиен, ул моны фәкать үзенең көчле һәм гайрәтле икәнен раслау, ирлеген таныту өчен генә эшләячәк. Шуларны төптән уйлагач, чуашларга бил бөгүнең гарьлеге кими, бәгырьне кискәләп интектерми башлый, карт егет яңа дәрт, яңа көч белән балтасына ябыша иде.

83

0