
Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
8 нче көн. Синдә минем хакым бар Давыл хуҗалык рәисе дә кагылырга шүрләгән айгырга атланып килгән иде. Бу инде сиңа серкәсе су күтәрмәгән үгез түгел!Кая аны үртәү ди, аңа сәгатьлэр буе сүзсез генә сокланып утырсаң да күз туймый. Айгыр бер кешнәсә, кайтавазы ерак Атау болыннарын дерелдәтә.Чаптар бик кыргый, адәмнәрне якын җибәрми, тибенә, шуңа күрә аны гел абзарда асрыйлар иде. Гаҗәп, ул бүген горурлыгын аяк астына салып таптаган, ак айгыр башы белән шушы хатын-кызга буйсынган иде. "Икесе дә бер шайтан казанында кайнаган, ахырысы!"Бу әнисенең сүзләре иде, ул вакытта ун яшьлек малайда мондый акыллы чагыштыру була димени?! - Минем дә синең чамадарак оныгым үсә, - диде Давыл. - И-и, син оялы каз икән, Миңекамал апа?! Ирең кем соң? Балаларың кайда? - дип, әнисе төпченә башлагач, дорфа гына: - Күп белсәң - тиз картаерсың, - диде һәм баядан бирле ак айгырны күзләре белән "ашаган" малайга елмайды. - Йә, ул-ым, ошыймы сиңа Акболыт? - Эһе! - Хафиз көчкә төкереген йотты.
Сылтамалар:
87
0