Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

Зөһрә Кәрим эштән кайткан вакытка җыенып торды. Көзгегә каранып алды, үзенең тышкы кыяфәтеннән канәгать калды. Шулай да иренең көйсезләнүенә әзер булырга кирәк, шуны уйлый да эчтән кыл кебек тартыла. Аның барлык кыланмышлырына түзәргә... Ятып, чәче белән җир себерсә дә, барыбер гаеп табачак. - Кимин бу күлмәкне, начар үтүкләгәнсең, агын бир. - Агын бирде. - Юк, килешми, күген бир. - Яңадан үтүклә. - Кай җирен? - диде Зөһрә, тыныч калырга тырышып. Кәрим күлмәкне тегеләй-болай әйләндереп, бәйләнер урын тапмагач, бар сабырлыгын учына җыйган Зөһрәгә карап: - Йә, ярый-ярый, алай итеп карама миңа. Ә син бүген тагын да чибәррәк, - дип, колаклап алды да суырып-суырып үбәргә тотынды.

Тэглар:

96

0