Кем каргады?
Хуҗаларның бу җәйгә планнары бик зурдан. Гаилә ишәя, Хатипҗан кыштан бүрәнәләр ташытып куйды, бура бурарга җыенды. Хатыннарга да эш җитәрлек булды: агач кабыгын әрчеп, бүрәнәләр әзерләп тордылар. Бар җирдә әче чәер исе борынны ярып керә. Миңсылу түти бернәрсәне дә әрәм итми. Кубарган кайрыларны, кыш ягарга, дип, бер өемгә җыя барды, үзе елмая-елмая, күкрәк тутырып, карагай исен иснәде. Җәй буена тырыша торгач, заманасы өчен шактый гына зур өмә ясап, сап-сары бүрәнәләрдән бура да бурап, күтәреп куйдылар. - Авыл уртасыннанрак урын ал, кеше арасында кешечә яшисем килә, - дип тукыды яшь хатын. Ул инде үзен шушы йортның хуҗабикәсе итеп хис итә иде. Ире урынны әллә кайчан карап, сөйләшеп куйган иде инде. Җизнәсе дә: "Бер атнада, мүккә күтәреп, эшен бетерәбез, каениш", - дип канатландырды. Карья халкы өмә белән эшләргә өйрәнгән.
68
0