
Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами
Авылдан бер чакрым чамасы читтә матур гына урман күренә. Җәй көне анда авыл халкы тырыс тутырып җиләк җыя, елның иң ямьле вакытында шундагы түгәрәк аланнарның берсендә күңелле сабан туйлары уздыра, печән чаба. Урман эчендә колхоз умартасы. Кышка корт семьялары базга күчерелсә дә, умартачы Гайнетдин абзый һәр көнне иртә белән үз хуҗалыгын бер әйләнеп кайта. Үзенең әйтүенчә, ул аларга «күз- колак» була.
Сылтамалар:
107
0