
Парадокс. Рәмис Аймәт
8 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Парадокс Кулсызлар - рухны каера, Тешсезләр - кимерә данны. Аяксызлар - таптый, изә, Типкәли садә җанны. Сукырлар - тенти күңелне, Наданнар - сата акыл. Вәгъдәсезләр - ант эчәләр, Хакимсезләр - итә кол. Денсезләр ымлап Ходайга, Өйрәтә иман шартын. Кайда Алла, кайда Иблис?!- Белгән юк, әй Ил-йортым. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары
106
0