8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Шәмсия Җиһангирова "Мин яшим"

8 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Шәмсия Җиһангирова "Мин яшим"

Мин яшим Бу тормышның тәмен татып яшим, Һәр мизгелен тоям гомеремнең. Янәшәмдә өзелеп сөйгән ярым – Гамьнәрен аңлаучы күңелемнең. Кая барсам, шунда дусларым табам – Кулларымны сузып күрешәм. Өлешемә тигән көмешемне Җан дусларым белән бүлешәм. Бу тормыштан күпне өмет итмим – Җирдә яшим икән, шул җитә! Бүгенгесен исән-имин үтсәм, Алда мине яңа көн көтә. Яңа көнгә керфек каккан саен, Рәхмәт укыйм яшәү яменә. Беркайчан да битараф булмадым, Шөкер, чит кешеләр гаменә. Мине дошман күрүчеләр бардыр, Ә минем булмады дошманым... Аклык алып яшим һәр көнемә Күңеленнән якын дусларның. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Миняшим #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

83

0