Кем каргады?

Кем каргады?

Кәләш тә калышмады: күбәләктәй очып-очып биеде, матур итеп җырлады. Ольга-Рәйханга сокланмаган кеше юк иде. И сылу иде бу мизгелдә кәләш, бәхетле иде. Шулай булмый соң, иренең туганнары, нәсел-нәсепләре, бар да диярлек абруйлы кешеләр: апалары - укытучылар, җизнәләре - парторглар да комсорглар, бөтен авыл алар кулында. Күр Гомәр җизнәсен, гармунда ничек өздерә, туйны гөр китерә. Ольга шундый көчле нәселгә килеп эләгүенә эчтән генә горурланып утырды. Туганнар күп булу күңелле дә, рәхәт тә икән. Ә аныкылар ерак, ул аларны чакырып та тормады. Чакырса да, килә алмаслар иде. Туйда кәләш ягыннан һичкемнең булмавы берәүне дә борчымады, соңрак танышырбыз, диделәр. Туйдан соң шәһәргә эшкә җыенган яшьләрне Мөхәммәдъяр абзый шып итеп туктатты: "Китмисез, миндә яшәрсез, өй салырбыз", - дип, зур ярдәмнәр вәгъдә итте.

Тэглар:

80

0