"Урланган яшьлек"
- Ух! - дип чирканып, калтыранып куйды ул. Менә шулай тагын бер үтеп бара, әле тагын төнен түзәсе бар. Һәм ул менә шулай егерме ел түзә. Ник түзә? Барыр туганы булмагангамы? Баласы юкка үзен гаепле тоямы.? Барысы ба буталган. Кәримнең шундый көнчел булуына кем гаепледер? Бәлки Зөһрәнең чибәрлеге сәбәптер? Юкса, Кәрим үзе дә карап туймаслык ир, хатын-кыз аңа зйләнеп карап үтә. Буй- бер дә сиксән, гәүдәсе дә яшь егетләрнеке кебек. Заманча матур итеп киенә белә. Көн дә костюм-чалбардан, ак күлмәктән. Күпләр кызыгадыр да аның иренә, тик Зөһрә шуны бер бәләкәй, ямьсез генә акыллы иргә алыштырыр иде. Бервакыт сабырлыгы сынмасмы? Зөһрә тәрәзә төбендәге яран гөле янына килеп басты, ярата шул гөлне. Әнисе дә ярата иде, шуңа әнисе истәлеге итеп үстерә.
65
0