Нәбирә Гыйматдинова " Синдә минем хакым бар"

Нәбирә Гыйматдинова " Синдә минем хакым бар"

7 нче көн. Синдә минем хакым бар Малай, кысылган аягының авыртуыннан ыңгырашып, аксый-туксый өйләренә чапты. Ике тапкыр абынып егылды, кадак ярган аягына тузан тулып әрнетте.Әнисенә күренергә ярамас, кичкә хәтле печәнлектә качып ятарга кирәк. Дусты Әнәс ферма янындагы тамаша турында бакча артыннан гына кереп пышылдады.Менә сиңа мә! "Сыер патшасы"н Давыл Миңлекамал тынычландырган икән. Дөньясын ишәргә чамалаган үгез юашланды да калды, ди, моның каршысында. Авылда инде Миңлекамалны йон итеп тетәләр иде: "Җен куәте, ди, үзендә... Ике култык астына икешәр бозау кыстырып ташый, ди... Сыерларны уң кулы белән егып аудара, ди...."

Тэглар:

87

0