Роберт Миңнуллин

Роберт Миңнуллин

Беребез дә алдан белә алмый Язмышларның кая дәшәсен. Барыбыз да олы бәхетләрен, Шатлыкларын көтеп яшәсен! Аралашып килә көннәр - төннәр, Чиратлашып килә фасыллар. Дан - дәрәҗә дә бит һәр кешегә Дәррәү генә килми асылда. Хакыйкатьне тапканчыга чаклы Юлыгабыз күпме ялгышка. Гел берәүләр генә батыр калмый, Гел бер атлар бармый ярышка!

Тэглар:

128

0