Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә"

Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә"

7 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гайнан кунак кызны кулыннан тартып менгерде дә, алар ястык кадәр генә чирәмгә утырдылар. Өстә ниндидер гөрелдәгән тавыш ишетелде. Зәңгәр күктә, бик биектә чабак хәтле генә көмеш самолет аксыл ефәк тасма суза икән. Шәүрә, башын күккә чөеп, шуңа текәлгән иде. Әһә, менә кайда ул Шәүрәдәге салкынлыкның сере! Беркөн очрашканда, сүз арасында гына: " Өфедә очучы авылдашым бар",- дигән иде бит. Гайнанның эче жу итеп китте. Алай... Очучы белән умартачы бер түгел шул инде. Гайнан, аяк арасындагы үләннәрне йолкый биреп, күтәрелеп карамыйча гына: - Теге очучы егет хат язамы соң?- диде. Шәүрә: "Онытмый икән! Көнләшә икән!" - дип уйлап алды. Ул, читкә караган килеш, ваемсыз гына: - Сирәк кенә...- диде. - Нишләп... сирәк? - Вакыты юк. Әнә гел оча бит... Шәүрә кечкенә чабакны күздән югалтканчы карап озатты. Гайнан да теләр- теләмәс кенә күккә карап алды. Аның моңа бик тә кытыгы килә, әнә шулай борынын чөеп әллә кайларга менеп киткән шул мактанчыкны ничек тә "тешләп" аласы килә иде. Ул салкын кан белән, болай гына әйткәндәй: - Беләсеңме, аның артыннан ни сузыла? - диде. - Әллә! Төтендер, будыр... - Юк шул. Газ ул, углекислый газ! Кислородны ашый ул, кояш нурларын да каплый. Шундый бер самолет кына да беләсеңме күпме кислородны харап итә?! Шәүрәнең тавышы- тыны ишетелмәгәч, тагын әйтеп куйды: - Син дә аңа хат язасыңмы? - Кайсакларда. Асуымны китермәһә... - Ул культурный егеттер инде...күктә очкач. Ачуны китермәйдер?.. 106 нчы бит.

Тэглар:

121

0