
#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Узган гомер- янган күмер"
-Үзең барып кердең, абзый кеше. Юл уртасында тукталып калдың бит. Бер-ике генә атласаң, чыгып та киткән идең. Берни булмый да иде, - дидем мин ашыгып. - Торгызыгыз мине! - дип әмер бирде ул. Бабайны күтәреп аягына бастырдык. Кулына яньчелеп беткән иске чиләген тоттырдык. -Ярый инде, егетләр, сез мине гафу итегез. Алай булгач, мин дә жалу биреп тормыйм. Гаеп үземдә икән, - диде һәм көч-хәл белән генә атлап булса да, үз юлына китте. Без Саша белән җәтрәк будкага йөгердек. Анда менгәч тә әле тиз генә кузгалып китмәдек. Саша кинәт башындагы кепкасын идәнгә атып бәрде дә бии башлады. Шунда ук мин дә аңа кушылдым. Соң, юләр, биемичә! Бу кадәрле хәвефле хәлдән шушылай ансат кына котыл әле син. Әгәр дә бу бабай безнең эш урынына яисә милициягә хәбәр итсә, бу эшне тикшереп, тормоз юлларын үлчәп, мең төрле провокацияле сораулар биреп, безнең миләрне черетәчәкләр иде бит....117 нче бит #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш
122
0