7 нче көн. Әдәбимарафон 2024

7 нче көн. Әдәбимарафон 2024

И яшисең ... И яшисең шулай - Бар да алда диеп беләсең... Ә алдакчы яшьлек яннан узып Артта калган икән, күрәсең! Фотоаппаратлар бозылганмы...? Көзгеләргә башка төс керә... Күңел гел яшь... Гел дә унсигездә... "Күлмәгебез" никтер искерә... Үткән гомерләрдә бары да бар: Сөю... Бәхет... Әрнү... Үкенеч.... Яшьлек үтү куркыныч түгел лә, Гомер үтүләре - куркыныч! "Яшьлек узды, күлмәк тузды "-диеп, Җырлаган бар... Әмма шулай да... Тагын бераз бәхет өмет итеп, Матур гомер сорыйк Ходайдан! Гөлфия Низамутдинова

Тэглар:

126

0