Бәхет.  Айшанур

Бәхет. Айшанур

Гомер буе бәхет көтеп Яшидер бәхетсезләр. Нәрсә бар шуңа сөенә Без бәхетле диючеләр. Бәхетне бит аны Тотып карап та булмый. Төсе дә юк, исе дә юк, Татып карап та булмый. Бәхетне аны бары тик Тоеп кына буладыр. Кайберәүләр бәхет өчен Бик күп көч тә куядыр. Һәр яңа көнгә сөенеп Шөкер итеп яшәсәк. Юкка да куана белсәк, Бәхет әлбәттә киләчәк.

Тэглар:

103

0