Гөльяр "Гафу итә алырсызмы..."
7нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Саниянең кырыгын үткәргән көнне Харисларның капкасы ачылды. Кулына юл чемоданы тоткан Рәзинә кыяр-кыймас кына капкадан үтте дә чолан яңагына куелган кыңгырау төймәсенә басты. Өйгә туры керергә кыюлыгы җитмәде аның. Ишектән чыккан Харисны күргәч тә ул, күз яшьләрен көчкә тыеп, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Мине кабат өйгә кертәсезме? Гафу итә аласызмы мине?!» – диде. Харис бер сүз дә әйтмәде. Ике күзеннән гөрләп яшьләре акты да акты. Берни эндәшми генә өй ишеген ачты. Рәзинә башын иеп кенә өйгә үтте. Күзләре белән әнисен эзләде. Түр өйдә җыйналып бетмәгән өстәлләрне күреп коелып төште. – Соңга калып кайттың… Әниең сине шундый көткән иде… Көтеп җиткерә алмады… Үземнән генә торса, мин сине гафу итә алмаган булыр идем… Сине өемә дә кертмәс идем… Тик әниеңнең соңгы сүзләре сиңа рәнҗемим дә, үпкәләмим дә булган, сиңа Аллаһтан бәхет сораган… Аның теләкләренә каршы килә алмыйм. Менә үзең укырсың… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Гөльяр #Гафуитәалырсызмы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
61
0