7 нче көн. Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»
Икмәк! Шәмсия белән Фирүзә каберләре арасындагы тирән агач әрҗәдә йоклап ятачак хәзер бу ашлык, язны көтеп. Һавада җылылык исе таралуга, болыннар кардан арынып җылынып китүгә, яңадан җиргә кереп ятар, бу чакта сөрү җирендә шытып чыгар һәм яшел уҗым булып күтәрелеп китәр. Авыл зиратында яшерен саклагыч казуны Мортаза үзе уйлап чыгарды. Зөләйха әүвәл курыкты: мәетләрне борчу гөнаһ булмасмы? Мулла-хәзрәттән рөхсәт алу яхшырак булмасмы? Зират иясе ачуланмасмы? Соңрак риза булды - хуҗалыкны алып барырга кызлары да ярдәм итсен! Кызлары чынлап та булышты - ата-анасы монда яшереп куйган азык-төлекне язга кадәр күзәтеп саклап тотты. Инде ничә ел.
63
0