Туган ягы кирәк кешегә

Туган ягы кирәк кешегә

Читтә йөргән чакта, сагындырып, Кере өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманалар Матур бәя бирсә эшенә,- Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә. Йөри-йөри күңеле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә,- Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә

Тэглар:

67

0