Мөхәммәт Мәһдиев Бәхилләшү Без кырык беренче ел балалары

Мөхәммәт Мәһдиев Бәхилләшү Без кырык беренче ел балалары

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Йә Алла шул сорауны бирмәсә ни бәхетле буласы иде Зарифуллин! Әлеге дә баягы Мөнир харап итте. Ул үгезнең төп һөнәре турында өч сүзлек җөмлә белән тулы аңлатма бирде. Зарифуллин уйлаганча, һич тә җигәр өчен димәде. Зарифуллин «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмады, звонок булуга класстан чыгып китте дә учительскаяның миче артына кереп рәхәтләнеп бер елады. Бу дәресенә икеле куюлары ихтимал иде. Әмма алай ук эшләмәделәр методистлар. Чөнки сорау бик үк урынлы булмаса да, җавап гадәттән тыш математик төгәллек белән бирелгән иде. #МөһәммәтМәһдиев #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Таттелеком #КазанТатарстанКитапнәшрияты #Лениногорскмарафончылары

Тэглар:

52

0