
7 нче көн Рәфис Корбан Туган тел
"Әткәм", "Әнкәм" сүзе белән Ачылган телем минем! Син бирдең миңа ышаныч, Кичкәндә белем илен. Ата-бабамнар үткәнен Белдем мин синең аша. Башка телләрнең эченә Кердем мин синең аша. Ярдәм иттең белдерергә Күңелемдә ни барын. Син ярдәм иттең аңларга Кешеләрнең моң-зарын. И төрки-татар телем син, Кадерле туган телем! Төрле телләр бакчасында Хуш исле гүзәл гөлем!
Сылтамалар:
67
0