#Әдәбимарафон 7 нче көн Зиннур Хөснияр "Хур кызлары"
Гаяз Зөбәйдә белән күрешеп, аңа сүз дәшәргә курка. Ачуын гына китерер, бөтен эшне бозып ташлармын дип шикләнә иде. Шуңа күрә ул аны урлап алып кайтырга карар кылды. Күктән чекрәеп карап торган йолдызлар, егетнең әлеге гамәленнән көлгәндәй, үзара күз кысышып алдылар. Алар гүя адәми затларга: - Дөньяда кыз бала дигән адашу-саташулар, абыну-сөртенүләр була. Дөньяда Татар кызы дигән Матурлык бар! - дип әйтергә тели иде… Адәм балалары йолдызлар телен аңламый шул… -Дөньяда Татар кызы дигән Горурлык бар!.. 267 нче бит #ЗиннурХөснияр #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ӘдәбинәфисбасмаКазан #Таттелеком #44
94
0