Шәмсия Җиһангирова "Балама"

Шәмсия Җиһангирова "Балама"

Түшем белән ярыр идем, балам, Бу дөньядан барыр юлыңны. Синең өчен, балам, дога кылам, Ходаема сузам кулымны. Син авырсаң, балам, мин авырыйм, Син терелсәң, мин дә тереләм. Син кайгырсаң, балам, мин кайгырам, Син сөенсәң, мин дә сөенәм. Без бәйләнгән җепләр өзелми шул, Киселсә дә кендек җепләре. Үсеп җитсәң дә син, кызым ! диеп, Тураклана бәгырь итләре. Мин җитәкләп йөрткән чагың, балам, Калды инде ерак – еракта. Җиңел язмыш сине җитәкләсен, Шул догамны йөртәм йөрәктә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #Балама #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

93

0