7 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"

7 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"

Зәмниханың япь-яшь килеш яңа төшкән йортында солдат хатыны булып яшәп калачагы уена да кереп чыкмаган иде, Әхмәтгалим сугышка башыннан диярлек эләкте. Шуннан алда гына аларның иң шәп атларын кара туры айгырларын алдылар. Дирбияләрен күтәреп киткәндә, башка атларныкын да эләктергәннәр. Имансызлар да инде, дип төкеренде Шәмгыйҗиһан карчык. Ашлыгын бир, атын бир, дирбиясе дә синеке булсын, инде менә малайларын да сугышка чыгарып җибәрәсе. Улың үссә Урымга, кызың үссә Кырымга, диюләре менә шул инде ул. Кызлар таралган, малайлар китәсе, әле дә ярый яннарында үзенә күз-колак булырга кеше бар: бәбиләрен күтәреп булса да, килене кала.

Тэглар:

104

0