Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Урта урамның түбән очында башкалардан читләшеп, шактый зур ялгыз йорт утыра. Бүрәнә башлары күптән инде ярылып муртайган, ә түбәсе яртылаш такта, яртылаш салам белән ябылган. Урам якта өч, ишегалды ягында ике кечкенә тәрәзә. Кайчандыр бик матур бизәкләр белән эшләнгән дүрт имән баганалы урыс капка бер якка янтайган. Ишегалдында саман кирпечтән салынган салам түбәле сарай һәм тактадан эшләнгән, түбәсенә толь ябылган чиннек, аның белән сарай арасында туры лапас, аңа эскертләп хуш исле урман печәне һәм әле яшеллеген югалтмаган бәрәңге сабаклары өелгән. Урам як койма буенда сиртмәле кое һәм кар базы. Ихатадан бераз читтәрәк, киртә белән әйләндереп алынган бәрәңге бакчасының бирге башында ак мунча…

Тэглар:

108

0