Таңчулпан Гарипова «Асыл ташлы муенса»
7 нче көн. Хикәя. 228 нчы бит. «... Картәни дә шулай ук урыныннан торды: - Мин... кайтам инде. Тик... бер соравым калды сезгә. - Таягының очлы ягын ул Заманга төбәде. - Кулон белән бергә... нигә чылбырын да салдырмадың Зөбәйдәнең? Затсыз дидеңме? Вәсилә күкрәгендәге гәүһәр, хризопраз, рубин ташларын алтын белән бизәкләп, могҗизалы сырлар ярдәмендә купшылап эшләнгән кулонга ябышты: - Кулон?! Аны бит син, Заман, көньяк кешесеннән сатып алдым, дигән идең...»
73
0