
7нче көн. Нури Арсланов. Язы да бар, көзе дә бар.
Язы да бар, көзе дә бар Көз авыр саз итекләре Алып кигән. Болытларның итәкләре Җиргә тигән. Сибелә чәчәк керфекләре Сула гөлләр. Кем җылый, яшь бөртекләрен Түгә кемнәр? Яңгыр пыскып ява, томан Төтен сыман. Күңел сыкрый, тәмам туйган Бу моңсудан. Аңа булсын гел ал да гөл Язлар гына, Бүтән берни кирәк түгел, Назлар гына! Гомернең шул язы да бар, Көзе дә бар, Аннан килә кыш-салкыннар, Түшәлә кар... Ә бүген үз эшен кыла Көз хәстәре. Ачы була, татлы була Күз яшьләре...
126
0