Җирдә яшәү...

Җирдә яшәү...

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Җирдә яшәү гел шатлыктан тормый, Тормый һәрчак хәсрәт-кайгыдан, Дөнья үзе шатлык-кайгыларны, Актан караларны аерган. Эчәр өчен саф чишмәләр биргән (Нинди сихри көчтер – кем белсен?!), Матурлыкка хәйран калыр өчен Гөл-чәчәкләр биргән, төрлесен. Кояшы бар, ае, йолдызлары... – Серлелекләр төрле тарафтан! Кешеләрне кеше итәр өчен Җәмигъ-җәмигъ җанвар яраткан... “Болар бөтенесе – минеке!” дип, Саксыз туздырмасын өченгә, Бөтен эштә чама белсен өчен Олы акыл биргән кешегә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #ҖирдәЯшәү #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

90

0