"Мин татармын" Гөлүсә Нугаева

"Мин татармын" Гөлүсә Нугаева

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Мин-татармын* Татар булып җиргә туганмын мин, Татар булганыма сөенәм. Җанга якын, нур балкыган төсле Авылымның һәрбер өеннән. Яшел чирәмлектә казлар саклый Ак яулыклы күркәм әбиләр, Бәс йөгергән көмеш чәчләренә Сер яшерә чулпы-тәңкәләр. Җегәрлеккә чал елларны куша Үз эшендә әле ул оста- Түбәтәен кыңгыр салган шәпкә Чалгы чүки бабай лапаста. Безнең җырлар тальян гармун белән Хәйран, үзәкләрне өзмәле! Чиккән сөлге һәм каюлы читек- Менә бит ул татар бизәге! Бигрәк якын инде Сабантуйда Ат йөгертә торган болыннар. "Кичке уен", "Аулак өйләр" өчен Күңелләрдә һәрчак урын бар. Айлы манарага күз салам да Мин тынычлык табам җаныма. Татарлыгым ана сөте белән, Азан белән сеңгән каныма. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәНугаева #МинТатармын #МинемТәлгәш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

88

0