7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Фәрештәң булыр идем…

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Фәрештәң булыр идем…

Фәрештәң булыр идем… - Тыңла, Сөеклем, бер әйбер сөйлим сиңа. Илгиз абыйдан ишеткән идем. Имеш, бер кеше үлгәч, үзенең тормыш юлын читтән күргән ди. Моның эзләре янында гел ниндидер эз бара икән, гел янәшә баралар имеш. Бусы минеке, ә бусы кемнеке, дип сораган кеше. Аңа әйткәннәр, фәрештәңнеке. Алайса ник бу урында бер генә эз соң? – дип аптыраган кеше. Ул синең иң авыр чакларың иде шул, дигәннәр. Ах, иң авыр чакта фәрештәм мине ташлап калдырдымыни?! – дип ризасызлык белдергән адәм баласы. Һич юк, дигәннәр, авыр чакларыңда фәрештәң сине күтәреп барды... Менә шулай, Сөеклем... Төшендеңме? - Әйе... Яхшы хикәят. Шулай булса икән ул. Юк шул алар, - диде Гөлсу. - Ә бәлки бардыр... - Күргәнем юк. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Фәрештәңбулыр идем… #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

129

0