6 нчы көн. Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»

6 нчы көн. Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»

- Ничек яшәргә инде, әни? Ничек яшәргә? - Мортаза маңгае белән әнисенең тезләренә сыенды. - Талыйлар, талыйлар,талыйлар! Бөтен нәрсәне җыеп алалар! Бернәрсәң дә калмаса, хет элгәрләребез янына китеп бар! - тынычландырырлар. Акылыңа килсәң, башыңны бераз күтәрсәң, яңадан талыйлар. Минем инде тәнемдә - хәлем, йөрәгемдә түземем калмады! - Тормыш - авыр, катлаулы юл, улым. Катлаулы да, озын да. Кайчакларда юл кырыена аякларны сузып утырасы килә, бар да яныңнан узып китсен, хет җәһәннәмнең үзенә үк барып җитсен.

Тэглар:

62

0