Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

Зөһрә кибеттән кибеткә йөри-йөри арып бетте. Иртәгә Кәримнең апасы Сәриянең туган көне, хәтта юбилее дә әле. Бигрәк сырлы инде Сәрия апа, нәрсә бүләк итәргә дә белмәссең! Ниләр генә бирсәң дә, охшатмаячак. Акча гына салыр идең, бар яклап җитеш яшиләр. Зөһрәнең бик матур муенса белән алка алырга күзе төште, кыйммәте кыймәттә... Ташлары аның йолдызнамә билгесенә дә туры килә. Ул үзе алтынны охшата, гади муенсалар ярата. Ә болар чын таштан ясалган. Охшарга тиеш, хәзер алар модада. Кинәт аның кесә телефоны туктаусыз шалтырый башлады. - Әй Аллам, хәзер инде, хәзер кайтып җитәм! - диде ул, ашыгып кына.

Тэглар:

72

0