Кем каргады?

Кем каргады?

Бер морҗадан ургылып чыккан төтен, борыла боргала, икенчесе, өченчесенә барып кушылды, аннан, бөтенесе бергә, авыраеп, башка өй түбәләренә сыландылар. Әле авыл уянып та өлгермәде, шушы төтен кебек, бер-берсенә өстәлә-өстәлә, өйдән-өйгә яңа хәбәр таралды: "Безнең Мөхәммәтъярның улы, Хатыпҗан, Магниттан мари кызы алып кайткан икән". Авыл халкы яңалыкны төрлечә кабул итте: бөтенләй охшатмаучылар да, битараф кына кул селтәүчеләре дә булды. Кар йомарламы сыман әвәли торгач, сүз куерды, зурайды, һәм, шул арада эреп тә бетте. - Йә соң, китергән икән, берегеп, торып ятсыннар, аларга яшисе..._ Авыл ризалашты, җыен әйбәт-гайбәтләргә нокта куелды.

Тэглар:

106

0