Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 6 нчы көн "ИКМӘК ЯВА" Буран улый кич буе, Туктарга юк һич уе. Әби әйтә: "Урамд Әйтерсең пәри туе! Бурый-бурый ява кар, Мәхшәр, ди, дөньясында. Кар астында калган ич Акбайның оясы да. Әллә төбе тишелгән, Күктән кар ишә генә. Әле шундый аяз иде Югыйсә, кичә генә". Бабай керде кар көрәп, Бер көтү салкын сөйрәп. Әйтте үзе: "Карчыгым, Утырма юк сүз сөйләп. Урамда буран түгел − Ява муллык һәм икмәк. Уҗымнар өшемичә Кышны чыгачак, димәк. Ап-ак кар бөртекләре Җирнең ярасын каплый. Киләсе ел уңышын Җилдән, суыктан саклый. Әгәр җирдә дым булса, Муллык булачак илдә. Карлар күбрәк яусын, дип, Теләкләр телә син дә" 10-12 нче битләр .#әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина #44

Тэглар:

73

0