Мәхәббәтем көзләре

Мәхәббәтем көзләре

«Беребез дә алдан белә алмый…» Беребез дә алдан белә алмый Язмышларның кая дәшәсен. Барыбыз да олы бәхетләрен, Шатлыкларын көтеп яшәсен!   Аралашып килә көннәр-төннәр, Чиратлашып килә фасыллар. Дан-дәрәҗә дә бит һәр кешегә Дәррәү генә килми, асылда.   Хакыйкатьне тапканчыга чаклы Юлыгабыз күпме ялгышка… Гел берәүләр генә батыр калмый, Гел бер атлар бармый ярышка!

Тэглар:

79

0