Әдәби марафон 2024
📚 XXIX #әдәбимарафон 🍂 💫6 нче көн Күңелең авазын ишет Берсен-берсе алыштырган көннәреңдә, Тынгысыз үткәргән төннәреңдә, Моңсу көйләр тыңлап узган кичләреңдә, Үзең әле аны аңламыйсың– Бәхетле син... Үз-үзенә урын тапмас күңелең дә, Сагыш-назлар тулы күзләрең дә, Киләчәктән өмет иткән хыялың да, Үзең дә әле моны белмисең– Бәхетле син... Берсен-берсе алыштырып кышлар җитә, Шау чәчәккә күмелеп яз килә, Җиләк җыеп яланнарда, җәйләр үтә, Көзләр җиткәч кенә төшенерсең– Бәхетле син... #НаиләГаффарова#НурлыХәятем #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
93
0