6 нчы көн Гөлүсә Батталова "Өченче көн"

6 нчы көн Гөлүсә Батталова "Өченче көн"

6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ышанма карларга, бу аклык Вакытлы сөенеч дисең дә... Ә минем кайчандыр кыш буйлап Икәүләп йөгергән исемдә. Исемдә... буранлы төн аша Җаннарда табылган җылылык... Ел да бер хис миндә: тәү кардан Үткәнне үтенәм юксынып. Беләм бит, югыйсә, үткәндә Син дә юк, мин дә юк, буран да... Вакытлы диюең хаклыдыр - Көчем юк артыгын юрарга. Тик телим язмыштан сорарга: Кабатла ул төнге буранны! Мин риза соңгыннан мең кабат Ялгызым урарга урамны... Буранны... Ул төнне... Хисләрне... Сөюдән баш җуйган икәүне... Алар бит бәхетле - белмиләр Бу мизгел вакытлы икәнне... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ГөлүсәБатталова #ӨченчеШигырь #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

112

0