
Ф.Яоуллин ""Бүләк итче"
Бер көнеңне бүләк итче миңа, Сорамыймын шуннан артыгын. Өр-яңадан терелеп китсен әле Үлеп бара торган шатлыгым. Шатлык учак бит ул, ә учакка Утын өстәп тору кирәкле. Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп, Салып торам анда йөрәкне. Йөрәк инде өзелеп бетеп бара, Ягармындыр, ахры, җырларны. Ә ягарга җырларым да бетсә, Ни эшләргә калыр аннары? Бер көнеңне бүләк итче миңа, Синең нурың калсын өемдә. Кабызырмын аны кояш итеп Җанда кояш сүнгән көнемдә
68
0