6 нчы көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов  “Әни кануннарында”

6 нчы көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Әни кануннарында”

Еш кайтам мин әниемә Иң авыр чакларымда. Ышанам догаларының Хәвефтән сакларына. Әнием минем җилкәнем, Зилзилә - давылларда. Аны гел янәшә тоям, Әллә гел сагынганга. Бер сүзе дә җитә миңа Җаным газапларына. Ул озатыр кебек мине Гомер азакларына. Гел янәшә йөртәм аны, Һәрбер адымнарымда. Буйсынып яшимен гомер Әни кануннарына! 25 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

76

0