Гомер бит бик кыска ул. Айшанур
Тормыш бик тиз үтә икән, Моны шул аңламыйбыз. Картлык килеп ишек шакыгач, Ни эшләргә белмибез. Яшь вакытта картлыкны Уйламый шул кешеләр. Сау-сәламәт вакытта Килми андый фикерләр. Һәр нәрсәнең үз вакыты, Һәрбер нәрсә чикләнгән. Күпме сулар агып киткән, Гомерләр дә үтелгән. Артка борылып карасаң, Яшәмәгән дә кебек. Киләчәкне уйласаң, Күп калмаган да кебек. Бигрәк тиз уза икән Безгә бирелгән гомер. Яшьләргә моны сөйләсәң Алар синнән бары көлер. Яшь вакытта үзебез дә, Моңа ышанмый идек. Өлкәннәр сөйләгән сүзгә Елмаеп карар идек. Вакыт дигән елга гына Бик тиз ага икән шул. Барына өлгерергә тырыш Гомер бит бик кыска ул.
Сылтамалар:
78
0