Икен язмыш. Нәҗип Әминов

Икен язмыш. Нәҗип Әминов

Әдәби марафонның 5 нче көне Сәлимә (шыпырт кына). Бәлки, мин әйтәм, ул сине чынлап яратмагандыр.Шуңа күрә, читкә карый башлагандыр. Разия. Тормышны аңлыйсыңмыни соң син, чәчәктән чәчәккә кунучы кү-бә-ләк! Ә безнең Закир белән яшәгән тормыш – безнең тормыш ул, аңладыңмы? Синең – үз язмышың, безнең – үзебезнең язмыш! Икесе ике төрле язмыш! Без начар яшәдек, дип әйтә алмыйм мин. Әйе, аның ялгышлары, читкә тайпылышлары булды. Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Ә мин аны гафу иттем. Балаларым әтисез үсмәсеннәр, дип гафу иттем. Һәм дөрес эшләгәнмен, дип уйлыйм. Мин шулай итеп гаиләмне саклап кала алдым. Ходай каршында, авылдашларым алдында намусым чиста. Шуңа күрә мин белгән догаларымны укыйм да тыныч кына йокыга талам. Тьфу, тьфу, бернинди каеннар да, усаклар да төнлә борчымый (туктый). Ләкин...ләкин синнән үч алыйм, дип эшләгән бер әшәкелегем күңелне тырнап тора. 193 нче бит

Тэглар:

81

1