6 нчы көн Әдәбимарафон2024

6 нчы көн Әдәбимарафон2024

Барам Барам-барам, сүнәм-янам, Нидер бирәм, нидер алам. Биргән саен байый барам, Алган саен ярлыланам. Чумам төнгә, чыгам көнгә, Йөзәм вакыт дәрьясында. Яна гомер таңнар булып Күзләремнең карасында. Мәхәббәтнең капкаларын Хисләр җиле бәреп ача. Сөю бәреп кергән җаннан Караңгылык чыгып кача. Айларымны, елларымны Төен итеп төйнәп барам. Җырланмаган җырларымны Былбылларга сөйләп барам. Менәм хыял үрләренә, Ятам уйлар үзәнендә. Күкләрнең барлык төсләре Агылып керә күзләремә. Пычранам да, чистарынам, Егылам да тагын торам. Кайда башы, кайда ахыры - Гомеркәйләр кара урман. Фәнис Яруллин

Тэглар:

79

0