6 нче көн.# Гөлүсә Батталова #ҖӘЙДӘН ҖӘЙГӘ
Җәйдән җәйгә, әйдә, вәгъдә яңарт - Яратырга соңгы тынгача. Беләсеңме, еллар ызанында Җир әйләнә икән яңача. Таңача дип, керфек какмый гына Учак урыннарын саклаган Кайда икән төннәр... дип борылсаң - Дөнья күперләре чатнаган. Җәйдән җәйгә кершән итеп ягып Кадерләргә кояш нурларын Өйрәнәсе иде! - шуңа быел Шәфәкъләрне бераз урладым! Һәм юрадым җәйдә калуларга - Йөрәк тулы кояш ләбаса! Өләшәсе килә дары исе Сеңгән дөньясына... яраса...
65
0