Күреп кал
6 нчы көн Күреп кал Ак төш күргән тәрәзәгә Әни көн дә карыйдыр. Тук башаклар күреп анда Җәйгә уңыш юрыйдыр. Мичкә утын өсти - өсти Иртәнгесе дип, тәмләп, Тәмәке тартадыр әти Ут каршына чүгәләп . Песи битен юынадыр Көяз генә утырып. Әни уйланып калгандыр Бер минутка онытылып. Дөнья хәбәрләре өйгә Саркып кына керәдер. Утны-суны кичкән авыл - Барсына да ул әзер. Юлчы кайта. Кар шыгырдый. Авыл таңын күреп кал. Сөенче дип хәбәр салыр Үргә менгән бөкре тал. Үр артыннан калкып чыга Йортларның иң җиллесе. Таң җиленнән тараладыр Төтен-сорау билгесе... 126 нчы бит
63
0