Ильяс Батанов "Бәхет"

Ильяс Батанов "Бәхет"

6нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бәхет, диләр. Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул? Аны кем күргән? Бәлки әле, күрүчеләр бардыр? Сорап карыйк кемдер берәүдән. Ятим бала: Әти, әни, дияр, Бәхет нәрсә ул, дип сорасаң. Ачтан тилмергәннәр: Ипи, дияр. Байлык дияр – туктан сорасаң. Иң зур бәхет – тыныч тормыш, дияр Яу кырыннан кайткан чын ирләр. Бәхет – үлем, диеп җавап бирер Газаплардан туйган чирлеләр. Бәхет – сөю, дияр романтиклар, Сәламәтлек, дияр бик күпләр. Хезмәт, дияр хезмәт сөючеләр, Йокы, дияр ялкау адәмнәр. Ә минемчә, бәхет бит ул, дуслар, Аны эзләп таба белүдә. Яшәвеңнең ямен-тәмен тоеп, Бәрәкәтле гомер итүдә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ИльясБатанов #Бәхет #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

96

0