3 нче көн.#Пи-би-би-бип #ҺадиТакташ
Әй, җырлыйсы килә шушы җырны, Бу җыр шундый якын күңелгә, Җырланган җыр кебек яшьлек таңы Шаулап үтте, Шаулап үтте инде гомергә! — Пи-би-би-бип... — Ди дә каз бәбкәсе, Яхшатланып килгән, сөйләнә... Каз бәбкәсе, белмим телеңне, Шуңа бүлешә алмыйм сереңне... Белсәм иде, мин дә тыңлап сине, Аунап ятыр идем чирәмдә. Син дә, ашый-ашый, теләгәнчә Сайрап йөрер идең тирәмдә... Каз бәбкәсе, җаным, телең белмим, Кем өйрәтте болай сөйләргә? Гаҗәп матур сөйли беләсең... Анаң уңган каздыр, күрәсең... #ТатарстанЯзучыларБерлеге
61
0