
Әйбәт булыр!
6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әйбәт булыр! Күңелемне назлап тора Әллә дога, әллә җыр: “Алла боерса, Ходай кушса, Барысы да әйбәт булыр!” Иртән күземне ачканда Шуны әйтеп уянам, Көн эчендә әллә ничә Кабатлыйм аны һаман: “Алла боерса, Ходай кушса, Барысы да әйбәт булыр!” Сез дә кабатлагыз, дуслар, Зыяны юк ул сүзнең! Бәхете күп була, диләр, Шулай әйткән кешенең: “Алла боерса, Ходай кушса, Барысы да әйбәт булыр!” Әйбәт булыр! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШәмсияҖиһангирова #ӘйбәтБулыр! #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
79
0