Роберт Миңнуллин "Тагы салкыннар башлана..."
ТАГЫН САЛКЫННАР БАШЛАНА… Тагын салкыннар башлана… Тагын шул урыс кышы – Урысның шул озын кышы, Корычтай кырыс кышы. Тагын салкыннар башлана… Үзәкне өзә торган, Җилекләргә җитә торган, Шулай да түзә торган. Тагын салкыннар башлана… Сизәм шәһәр халкыннан. Өшеп-туңып үтте гомер, Баш чыкмады салкыннан. Тагын салкыннар башлана… Кайчан гына яз иде. Җиле салкын, иле салкын… Ни язсаң да аз инде. 15.10.03
64
0