6 нчы көн. Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

6 нчы көн. Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

Туфрагыннан коймак пешерерлек басу-кырларны җиңел генә учына йомарлаган «яңа бай»: «Уңышның чыгышы начар», — дип, халыкка яртышар гына капчык бодай таратты. Менә шул көннәрдә гомер капкага орынмаган Мирсәлим аларга керде. Күкчәчәк өйалдында гөлләргә су сибә иде, сулышын эченә кысып, ишегалдында сөйләшкән ирләрне тыңлады. — Синең азынуың чик-чамасыз икән, Лотфый, — диде рәис. Тавышы мескен түгел, таза-көр иде. — Башта алдап-йолдап хуҗалыкның бөтен милкен үз исемеңә күчердең. Аннары, ялган вәгъдәләр яудырып, пай җирләрен җыештырып алдың. Лотфулла беркайчан да ахырга кадәр кешенең сүзен тыңламый иде: — Булдыклылар заманы хәзер, бүректәш. Бура-Киртә кырлары ялт иткән. Чәчәм, урам, сөрәм. Ник тагы чырай сытасыз инде? — Җирнең чын хуҗасы — халык, Лотфый. — Кит аннан! Менәтерәк яңалык! — Лотфулла болытларга карап өргән ялкау эт төсле һауылдап көлде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Күкчәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

106

0