Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә"
6 нчы көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Алдарак шактый киң урман инеше агып ята. Аның аргы ягындагы аланда иртәнге иртәнге аксыл томан эчендә бик күп соры шәүләләр кайнаша иде. Киек казлар караңгы белән үк уянган булсалар кирәк. Алар хәзер яр буенда, ярымсазлыкның түмгәкләре арасында чүпләнеп йөриләр, сайлыкта җим эзлиләр, инешкә кереп коенып чыгалар да төзәтенәләр, каурыйларын аралыйлар. Кайберләре , канатларын җәеп , бөтен көчләренә кагыналар да тыела алмыйча йөгереп китәләр. Шул ук вакытта, берсен берсе бүлдерә- бүлдерә, берөзлексез каңгылдыйлар, ара-тирә гайрәтләнеп кычкырып та куялар иде. Сәет, әрәмә арасыннан башын алып, Камилгә ым какты. - Җыелыш бара монда, йә берәр киңәшмә. Шунсыз боларның да эшләре пешми, күрәсең. Бу вакытта томан сыеклана төшкән, ярыйсы ук яктырып килә, киек казлар ачыграк күренәләр иде инде. Менә казлар тынгысызлана башлады. Шау- шу тәмам кызып җиткән вакытта, арадан берсе "кыйгак, кыйгак!" дип аваз салды да алгарак килеп чыкты. Сәет янәшә яткан Камилгә башы белән ым какты: - Ишеттегезме? Бусы инде аларның атаманнары! - диде. Сазлык өсте, сагайган сыман, берничә сулышка тынып торды, аннары казлар бөтен көтүе белән бер якка йөгерешергә тотындылар. Ул да түгел, теге каз, муенын суза төшеп йөгереп китте дә "кыйк!" диеп һавага күтәрелде. Сәет куанып: - Менә сиңа фәрман! - диде. Алдагы каз артыннан, шап та шоп канатларын кагып, , бүтәннәре кузгалды. Алан өстендә, ак күбәләккә охшап, мамыклар, каурыйлар очып йөри башлады. 68 нче бит
72
0