НурзияМирхазова "Көзге табыш"
6 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Көзге табыш* Көзнең иң матур чагы – әбиләр чуагы! Кояш үзенең тылсымлы нурлары белән бөтен дөньяны иркәли. Әйтерсең лә җәй ае дәвам итә! Агачлар сихри балкыш кочагында... Коелырга өлгермәгән саргылт-кызыл яфраклар, күзләрне камаштырып, кояш нурларында тагын да матуррак булып күренәләр. Гүяки агачларга берсеннән-берсе затлы, берсеннән-берсе татлы җимешләр эленгән! Гомумән, көзләрдә ниндидер серлелек бар... Җир өсте сап-сары, әйтерсең лә алтын келәм җәелгән! Хәтта өстенә басарга кызганыч – Табигать-анабыз тарафыннан яратылган искитмәле яфраклардан гына торган бизәкләр бозылыр сыман! Юк, юк, ялгышканмын икән: бизәкләр бозылмый, яфраклар, киресенчә, урыннарын алмаштырып, атлаган чакта аякларны иркәли... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НурзияМирхазова #КөзгеТабыш #БәхетОрлыгы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
73
0